Минем газиз туган телем!

[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Татар теленең бүгенге хәле нинди?
тукайДата: Четверг, 27.10.2011, 22:58 | Сообщение # 1
Рядовой
Группа: Администраторы
Сообщений: 2
Репутация: 0
Статус: Offline
Хөрмәтле сайт кулланучылар! Барыбызга да мәгълум булганча, телебезнең бүгенге хәле бик мөшкел хәлдә. Гомумән, телебезгә, милләтебезгә куркыныч көннән-көн ныграк яный. Хөер, куркыныч янау бүген генә тугел, ә гомер-гомергә барган. Ни өчен татарлардан шулкадәр куркалар? Телебезнең шундый кирәксез булуына без, татарлар, үзебез үк гаепле түгелме? Хәтта үзе татар милләтеннән булып та бер авыз татарча сүз белмәгән кешене мин аңламыйм. Күбесе үзенең татарлыгыннан ояла, гәрчә исеме, фамилиясе татарча булса да. Ул телевизордан зур-зур абыйларның (татар исемле булса да) "исәнмесез" сүзен "исэнмэсез" дип торуларына ачу кайный. Тел өчен көрәшүче Рәзил Вәлиевләр, Туфан Миңнуллиннар, Фәүзия Бәйрәмоваларны алыштырырлык яшьләр кайда? Әйдәгез,үз фикерләрегез белән уртаклашыгыз әле. Күмәк фикер бер яхшы фикергә чыгарырга мөмкин.
 
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск: