Минем газиз туган телем!

Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Безнең сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 73
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Мөнәҗәтләр

                                                                      Мөнәҗәтләр - халкыбызның җан авазы

        . Мөнәҗәт-(гарәпчәдән) ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ярлыкауны сорау дигән мәгънәне аңлата: дини - интим эчтәлектәге әсәр...Мөнәҗәтләрнең барлык төркемнәре өчен дә, саф дини мөнәҗәтләрдән кала, хас булган төп сыйфат - ул да булса фаҗигалек (тргаизм). Ул барлык төркемнәр өчен дә уртак сыйфат. Фаҗига тулы мөнәҗәтләрне тудыручы сәсбәпләр кешенең гомер юлында еш туа. Борынгы чыганакларны,охшаш жанрларны эзләү, төрки халыкларның язма ядкярләренә мәңгеләштерелгән.
         Бу кайгы җырулары Мәхмүт Кашгарыйның "Диване лөгат-ит төрк" дигән хезмәтендә теркәлеп калган. Гарәп сәяхәтче-галиме Ибне Фазлан 10 гасырда ук Болгар шәһәрендә булып, анда кеше күмгәндә ирләрнең ачы тавыш белән елавын күзәтә, ә коллары үз-үзләрен камчы белән яралар дип яза.Ислам тарату вазыйфасын үтәүче Ибне Фазланга болгарларның мәҗүси йолалары ошап җитмәве гаҗәп түгел. Шулай ук каракалпакларда да, аларның борынгы йолалары буенча, үлгән кеше йортында ирләр елап киләләр, ә өй эчендә елау-сыктауны хатын-кызлар башлыйлар.Бу йола борынгы чорларда барлык төркиләргә дә хас булган. Ислам дине кайгы-хәсрәт күренешләрен дини кысаларга кертте, алар тирәнгә, җанга сеңде, йомылды, ләкин бу хисләр шундый ук әрнүне, газаплы булып кала бирде һәм юату юлларын эзләде. Елау-сыктаулар дин йогынтысында юкка чыкты дип әйтү дөрес тә булмас, алар үзләренең фунцияләрен, образларын мөнәҗәтләргә тапшырганнар.
          Мөнәҗәтләрнең искиткеч моңлы көйләре дә, эчтәлеге белән берлектә, җанга үтеп керә, үзәкне өзә. Язучы Галимҗан Ибраһимов әйтүенчә, алар "халыкның йөрәгендә булган тойгыларының тудырган җимеше, җанының аһы, зарларыдыр. Татарның асыл табигате бөек, җаны мәртәбәле, йөрәге бик хәссас булып, икенче яктан, язмышы бик авыр. тарихының соңгы сәхифәләре баштанаяк көенеч вә хәсрәт илә тулыдыр. Язмыштан мөтәәссир булмавы мөмикн булмаган музыкасы да шуның өчен гел җылый, гел моңлана... һәм халык та үзе белмичә үк, тик шундый көйләрне, шундый музыканы гына йөрәгенә алып, гасырлар буенча саклап килә".