Минем газиз туган телем!

Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Безнең сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 73
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Яңалыклар

. Татар теле - туган телем. Мин үз телемне бик яратам һәм шушы телдә сөйләшүем белән горурланам. Телне саклау һәм яклау һәр татар каны ага торган кешенең изге бурычы. Әмма ни кызганыч, күпләр үз телләрендә сөйләшү түгел, хәтта татар булуларыннан оялалар да.
   Соңгы елларда телне саклау буенча татар яшьләре шактый гына нәтиҗәле эшләр башкаралар. Әле менә "Без татарча сөйләшәбез!" чарасы ел саен уңышлы гына үткәрелә. Без дә мәктәптә укучылар һәм укытучылар арасында шушы акцияне үткәрдек. Көне буе укучылар "Ә" хәрефе логотибын күкрәкләренә тагып йөрделәр. Үз телләренә игъибарлырак булдылар, төрле паразит сүзләрдән арындырырга тырыштылар. Шулай ук төрле бәйгеләр, викториналар да булып узды. Киләчәктә дә телебзне саклау һәм яклау буенча кулыбыздан килгәннең барысын да эшләрбез, Иншалла.