Минем газиз туган телем!

Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Безнең сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 73
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Ислам дине - нинди дин?

                                    Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

.   Ислам дине - Адәм балаларын үз ихтыярлары белән эшләргә күндерүче Илаһи бер канун булып, Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән Мөхәммәд галәйһис-сәлам аркылы җир йөзендәге халыкларга ирештерелде һәм шуны кабул кылулары белән Адәм балаларына йөкләтелде.

     Бу Илаһи канун кешеләрнең хәлләрен төзәтергә, дөнья тормышы һәм яшәү тәртипләрен, гомер сөрү тәртипләрен саклауга һәм Ахирәттә мәңгелек бәхеткә ирешүгә сәбәп булган һәм дә халыкка туры килеп төзелгән кагыйдәләрдән тора.
     Ислам диненең планета буйлап таралу тарихы аның гарәп дөньясын тулысынча яулап алуын күрсәтә, аннан соң ул бик зур тизлек белән Якын һәм Урта Көнчыгыш чикләрен үтеп чыга башлый.
     10 гасырда Исламны Идел Болгарстаны кабул итә. 14 гасырда ул Алтын Урдага, Төньяк Кавказ халыкларына, Көнбатыш Себергә, Россиягә юл ала. Россиядәге мөселман өммәте 20 милионнан артык кешене берләштерә.Күп кенә россиялеләр Исламга милли мәдәниятнең, телнең, әхлакның яңарыш чыганагы итеп карыйлар. Ислам динен тотучыларны мөселманнар дип атыйлар. Россиядә яшәүче мөселманнар нигездә сөнничелек юнәлешен тоталар. Татарлар да -сөнниләр.
        Мөхәммәд (с.г.в) үлгәннән соң, Корәеш кабиләсенең ике ыруы арасында барган хакимлек өчен көрәш нәтиҗәсендә, исламда таркалу башлана.
       Пәйгамбәребезнең кияве Гали бине Әбу-Талиб тарафдарларын шигыйлар дип атап йөртә башлыйлар. Мөхәммәд (с.г.в.) үзе исән чакта ук үзенең актив тарафдары, якын дусты һәм туганы Әбү-Бәкергә үз урынын алырга, имам, ягъни гарәп хәлифәлегенең әмире булырга тәкъдим ясый. Әбү-Бәкер тарафдарларын сөнниләр - "хак дингә ышанучылар" дип атаганнар. гарәп хәлифәлеге рәсим рәвештә сөнничелек юнәлешен таный. Шигыйчылык тарафдарлары бүген нигездә Иранда һәм Гыйракта яшиләр.
       Бүгенге көндә диндә тагын башка юнәлешләр дә бик күп: ваһабичылык, сәләфитләр, файзрахманчылар һ.б. Бу юнәлеш тарафдарлары үзләренең намаз уку тәртипләре, әхлаклары, үз-үзләрен тотышлары, тышкы кыяфәтләре белән аерылып торалар. Без - татарлар, шуңа да ата-бабаларыбыз диненнән тайпылмыйча, үз динебезне тотырга тиешбез.
                                                              
                          ИСЛАМ ХАКЫНДА СӨЙЛӘШИК

                             ЯХШЫ ҮРНӘК КҮРСӘТИК

            Корбан чалу хәлле кешеләрнең вазифасыдыр. Шуңа күрә корбан чалырга теләгән кеше матди хәлен күздән кичереп, шуннан чыгып эш итәргә тиеш. Ләкин башта бер сорауга җавап бирергә кирәк. Байлык нәрсә белән үлчәнә? Бу кеше корбан чалыр өчен җитәрлек дәрәҗәдә бай, теге кеше иә алай ук бай түгел дип әйтү өчен нинди мизан кулланыла?
          Мәсәлән, зәкят бирү өчен кешенең байлыгы билгеле күләмдә булырга тиеш. Һәм шул кеше байлыгының кырыктан бер өлешен елына бер тапкыр садака итеп бирә. Ләкин корбан чалу өчен мондый шарт куелмый. Әгәр кешедә бәйрәм көннәренең берсендә корбан чалырга җитәрлек акча (мал) булса, аңа корбан чалу ваҗиб ителә.
         Корбан чалу өчен ни дәрәҗәдә бай булу мәсьәләсе кайберәүләр уйлаганча ук катлаулы түгел. Әгәр кешенең бурычы булмаса, корбан чалуга китәчәк акча көндәлек тормышны авыр хәлгә куймаса, көндәлек ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә комачауламаса, бу кеше корбан чалырга, корбан ите белән гаиләсен һәм күршеләрен сыйларга тиеш.
 Әгәр инде кешенең артык акчасы улмаса, өстәвенә ул кемнәргәдер бурычлы да булса, ул вакытта корбан чалу аның өчен мәҗбүр түгел. Инде матди тарлыкка карамастан, тегеннән-моннан акча җыеп корбан чалса, корбан нәфилә, ягъни фарыз һәм ваҗиб булмаган эш саналыр. матди хәле бик үк шәптән булмаган кешенең корбан чалуы башкалар өчен юмартлык үрнәге күрсәтү булыр. Ягъни бу кеше хәерлекләр дә корбан чалмаган вакытта үзенең ихласлык дәрәҗәсен ачык күрсәтер.
        Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәзрәтләре болай дигән: "Хәлле булуына карамастан корбан чалмаган кеше безнең намаз укылган урынга якын килмәсен!" Бу хәдистә кисәтү һәм туры юлга күндерү бар. Матди хәле әйбәт булып та, корбан чалмаган кеше халык арасына чыгып йөрергә, кешеләргә начар үрнәк күрсәтергә тиеш түгел. Хәдис бу хакта кисәтә.